Фото: Марсель Масагутов

Cабан туе

Лейпциг 29/06/2019

Auf Deutsch На русском

Кадерле дуслар,

сезне халкыбызның борынгы гореф-гадәтләренә бирелеп, иң матур бәйрәмнәребезнең берсендә – Сабан туенда катнашырга Алманиянең Лейпциг шәһәренә чакырабыз! Бәйрәм 29 июньда 11:00 Лейпциг/Галле аэропорты алдындагы киң яшел аланда башланачак һәм өч телдә алып барылачак: татарча, алманча һәм русча. Кереш бушлай.

Программа

Ярышлар

Күп санлы мавыктыргыч ярышлар: чүлмәк ватудан – көрәшкә хәтле

100% татар ашлары

Тел-йотарлык татар ризыклары: легендар өчпочмактан - пылауга хәтле!

Көрәш-шоу

Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы

Концерт

Атаклы татар җырчыларының һәм музыкантларының чыгышлары.

Биюләр

Сабантуйдан биемичә киткән кунак булмый!

Яңа дуслар

Элеккеге дусларны очрату һәм яңа дусларны табу мөмкинлеге

Фото: Mikhail Vachtcheko

Ярышлар

"Татар Олимпия уеннары"

Сабан туенда катнашканнарның Һәрберсе белә: төрле-төрле, кайсы көлкеле, ә кайсы бик тә җитди булган ярышларыннан башка, Сабан туе Сабан туе булмас иде. Шуңа да Лейпцигтагы бәйрәмнең кунакларына Сабан туеның аерылгысыз традициясенә әверелгән ярышларны күзәтергә, я аларда катнашырга тәкъдим ителәчәк. Ярышлар арасында, мәсәлән: капчык сугышы, чүлмәк вату, аркан тарту, бүләкне кисеп алу, таяклар белән тартышу һәм башкалар булачак.

Фото: Марсель Масагутов

Капчык сугышы

Фото: Mikhail Vachtcheko

Капчыкта йөгерү

Фото: Mikhail Vachtcheko

Көянтә-чиләк белән йөгерү

Аркан тарту

Көрәш

Чып-чын батырлар ярышы!

Әлбәттә инде һәр Сабан туеның иң көтелгән чараларының берсе – көрәш тә калмыячак. Кунакларга хәтта көрәштә катнашудан һәм аны күзәтүдән ары тагын бер уникаль мөмкинлек бүләк ителәчәк: махсус рәвештә Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы.





Фото: Якупов Рамиль

Фото: Mikhail Vachtcheko

Фото: Mikhail Vachtcheko

Фото: Mikhail Vachtcheko

Фото: Марсель Масагутов

Фото: Марсель Масагутов

Тәмле ашамлыклар, яраткан җырлар, дуслар һәм күңел ачу

... бәхетле булыр өчен тагын нәрсә кирәк?

Тантана дәвамындә кунакларның өчпочмаклар һәм башка аутентик татар ашамлыкларын авыз итергә, ә аннан соң, атаклы татар җырчылары һәм музыкантлары башкаруындагы кемнеңдер инде яраткан, ә кемнеңдер мәңге хәтерендә калдырырлык көйләр һәм җырлар астына биергә мөмкинлекләре булачак.

Катнашучы йолдызлар арасында:

- Фәрид Фәйзрахманов
- Сөмбел Билалова
- Айрат Ильясов


Сабан туебызда тулы составы белән катнашасы Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең чыгышлары һичшиксез бәйрәмебезне яңа дәрәҗәгә чыгарып кунакларыбыз өчен махсус бүләк булачак!


Фото: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сайтыннан (https://tatfil.ru/) алынган

Фото: Mikhail Vachtcheko

Фото: Марсель Масагутов

Фото: Mikhail Vachtcheko

Фото: Mikhail Vachtcheko

+ Афтепати спӘшл бонус, дуслар!

Эльмир Низамов белән Эльмира Калимуллинаның кичке концерты!


Кайда: "Große Eiche", Leipziger Straße 81, 04178 Leipzig

Кайчан: 29/06/2019 | 19:00

Кереш: €15 (Сабан туена кереш бушлай!)

Сабантуебызның хөрмәтле кунаклары - талантлы композитор Эльмир Низамов һәм сокландыргыч тавышлы җырчы Эльмира Каллимуллина Лейпцигта Сабантуй төгәлләнгәчтен аерым концерт бирәчәкләр. Сабан туеның барлык кунаклары, Эльмир белән Эльмираның концертына рәхим итегез һәм алар сезнең өчен яздырган чакыру видеосын карагыз!



Билетларны Сабантуй вакытында Сабантуй оештуручылардан сатып алырга я 0341/420 17 82 яки 0341/686 93 83 6 телефон номерларына шалтратып заказ бирергә була. ИГЪТИБАР: концерт площадкасы аэропорт территориясендә түгел!


Сабан туеның тарихы

Үзенчәлеге һәм купкырлылыгы белән Сабан туе бәйрәме яшьнең дә картның да күңеленә хуш килә. Сабан туена гашыйк булу моннан мең еллап элек бәйрәмне уздыру гадәтен керткән татарлар яшәгән Татарстан һәм Рәсәй чикләреннән чит илләргә дә киң таралган. Бәйрәмнең барлыкка килүе татарларның борынгы ата-бабаларының Тәңрегә табынып аннан мул уңыш сорап корбан чалу йоласы белән бәйле. Хәзерге вакытта Сабан туе гадәттәгечә язгы чәчү эшләре тәмамлануын билгеләп бәйрәм ителә. Тантананың төп үзенчәлеге, мәңге үзгәрмәслек дуслык һәм кунакчыллык рухы, хәтта урта гасыр галимнәренең эшләрендә Сабан туен борынгы Олимпия уеннары белән чагыштырулары белән билгеләнгән булган.

Фото: Марсель Масагутов

Татарлар

Татар халкының тарихы Сабан туеның үзенә карый борынгы заманнарга шактый ераграк – беренче гасырларга үк кереп китә һәм Евразиянең күчмә халкыларының тарихы белән тирән үрелгән. Бүгенге көнне Алманиядә дүрт меңгә якын татар яши, ә дөньяда аларның саны сигез миллионга якын дип исәпләнә. Рәсәйдә татарлар урыслардан соң кеше саны буенча икенче милләт.

Татарстан Республикасаның гербы

Сабан туеның узасы урыны

Кайда:

Flughafen Leipzig/Halle

Кайчан:

29/06/2019 11:00-17:00


Аэропортка Лейпцигтан машина белән B6 трассасы буенча, S5 һәм S5X электричка (S-Bahn) маршрутлары белән үзәк вокзалыннан (Leipzig Hauptbahnhof) барып җитеп була.

Сабан туеның партнерлары һәм спонсорлары

GTM Solution GmbH

Internationaler Verein der tatarischen Frauen Hanim e.V.

Gemeinschaft der tatarischen Jugend aus Berlin

Flughafen Leipzig/Halle GmbH

Reisebüro Paneurasia

Ballett- und Bühnentanz- schule PRIMA

ALNES GmbH

Tatarstan. International